Поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке

Татарский язык очень распространён в России. Для многих народов он считается родным. Было бы очень оригинально поздравить с Новым годом на татарском языке.

На данной странице вы найдёте поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке. Новогодние пожелания будут как в стихах, так и в прозе.

Поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке в стихах

Новогодняя ёлка на рабочий стол

Поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке в стихах:

Новый год Кота 2023

Яңа елның сихри иртэсендэ
Күңелеңә җырлар уралсын
Якты елмаюың белән тарат
Ак кышларның салкын буранын.

Сөю ялкыннарыннан балкып китсен
Аллы-гөлле бәйрәм утлары.
Яңа елда яңа бәхет белән
Тулы булсын гомер юллары

Новый год Кота 2023

Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!

Новый год Кота 2023

Яңа елга беренче адым изгелек булсын.
Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

Новый год Кота 2023

Ни арада узып китте
Яңа елның яллары?
Ярты көнгә кадәр йоклап
Сизелмәде узганы…

Тәмнүшкәләр ашый-ашый
Артты ахры килолар
Калмады каралмый калган
Мультфильмнар,кинолар.

Өйләрне җыештыруның
Файдасын да күрмәдек
Көн дә симәнке чиертеп,
Залда гына чәйләдек.

Кунаклар кайта да килә
Чыж да пыж таба кыза
Шәһәр кешесенең ялы
Бушлай,авылда уза.

Ниһаять таралышалар
Балаларга укырга..
Без дә чыгабыз «эшкә»! дип
Кесәләрдә зур «дыра»

Арыйбыз икән ялда да
Булмый ярап кешегә
Ярый әле эшебез бар
Арып бетеп эшләргә!

Новый год Кота 2023

Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Яңа елга зур өметләр баглыйк,
Барыбер аны безгә үтәсе.
Шатланышыйк, уйныйк, бәхет юрыйк
Сикереп үтик язмыш киртәсен.

Кайгылар да калсын иске елда
Бәхет алып килсен яңасы.
Борма-борма тормыш юлларыннан,
Бергәләшеп, безгә барасы.

Һәрбер бала үз бәхете белән тусын,
Авырмасын берүк балалар.
Гомерләре озын, таза булсын алар
Бәхет телик, бергә, Аналар!

Парсызлар да үз парларын тапсын,
Парлыларга — парлы мәхәббәт.
Кайгыларсыз булсын һәр көнебез
Йортыбызга иңсең бәрәкәт!!!

Новый год Кота 2023

Яңа елны көтеп ала һәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итәр янган йөрәген.

Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
һәрбер йортның ишек, тәрәзенә
Ак канаты белән кагылсын.

Фәрештәләр килеп кунакласын
Сез яшәгән өйгә көн саен.
Җан җылысын гына юллый сезгә
Чыршы белән сылу ак каен.

Алмашына еллар, үтә чорлар,
Тарих булып кала үткәннәр.
Яңа елда түргә чакырыгыз,
Безне сөеп янып көткәннәр.

Чакырыгыз түргә дус-ишләрне…
Берүк, беркем читтә калмасын…
(Җырда гына явыз уйлар булмый).
Җырны һәркем җырга ялгасын.

Новый год Кота 2023

Яңа елның йолдызы —
Кар кызы ул, Кар кызы.
Энҗе, мәрҗән, асылташ —
Кар кызы ул. Кар кызы.

Ул — кызларның асылы.
Кар кызы, әй, Кар кызы!
Нурлы бәйрәм Яңа елда
Кояш булып балкыды.

Кичәбезгә тулган айдай
Нур сирпеде, нур сызды.
Күкләрдә юк йолдыз бит син.
Кар бөртеге — Кар кызы!

Йолдызлар бит бар да якты.
Юк йолдызның нурсызы.
Иң нурлысы, иң яктысы.
Иң гүзәле — Кар кызы!

Новый год Кота 2023

Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…

Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.

Поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке в прозе

Новогодняя ёлка на рабочий стол

Поздравления с Новым годом Кота 2023 на татарском языке в прозе:

Новый год Кота 2023

Чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Яңа елда безнең хыялларда булган могҗизәләрнең кабул ителеуен телим, барыбызда исән-сау булыйк. Бу ел якты мизгелләр, чикләнмәгән уңышлар, яхшы фикерләр һәм кызыклы вакыйгалар елы булсын!

Новый год Кота 2023

Сезне (Сине) Яңа ел белән котлыйм! Яңа елда сезгә (сиңа) бары тик уңай һәм яхшы кешеләр арасында булырга, һәр көн өчен соенеп, якын-тирәгә шатлык һәм елмаюлар бүләк итәргә телим.
Бу Яңа ел сезнең (синең) өчен тик узенчәлекле булсын!

Новый год Кота 2023

Яңа ел белән! Сиңа яңа һәм якты фикерләр, куңелле һәм кызыклы маҗаралар, яхшы дуслар, мөхәббәт, зур уңышлар, шулай ук тотрыклык һәм эшеңдә уңышлар телим! Дөрес дус булып калуыңны һәм шундый ук дуслар булуын телим!

Новый год Кота 2023

Яңа ел белән котлыйбыз! Ап-ак карлар явуы тормышның чиста битләренә әйләнсен! Сезгә ныклы сәләмәтлек, шатлык һәм могҗизалы рухның ел буена урнашуын телим. Барлык хыяллар чынга ашсын!

Оцените статью
Новый 2023 год Чёрного Водяного Кота (Зайца)